ФЕСТИВАЛЬ: зона этабында җиңү ⚡️Узган елларда Чаллы шәһәрендә “Безнең заман – Наше время” эшләүче яшьләр фестивале узды. 💃🕺 Ундүртенче фестивальнең Чаллы зонасы этабында республиканың ун районы һәм шәһәрендәге 39 предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең 300дән артык үзешчәне «Хореография», «Музыка», «Йолдызлык минуты» номинацияләрендә сиксәнгә якын иҗади номер белән чыгыш ясаган. 🥈 Ике көн барган әлеге иҗади «көрәш»тә КАМА TYRES коллективы икенче урын яулады. 💃🕺Шинчылар жюри һәм тамашачы хөкеменә 10 номер тәкъдим итә, шуларның 7се призлы урын яулый: 🥇 урын «Музыка»: вокаль ансамбльнең «Ехал казак с ярмарки» җыры 🥈 урын: ✔«Хореография»: башкорт халык биюе ✔«Вокал»: Алмаз Гатауллин, Ришат Ибраһимов 🥉урын: ✔«Хореография»: квартет ✔ «Йолдызлык минуты»: - КАМА TYRESның иҗат коллективы (күренеш) - Илнур Мортазин (сәнгатьле уку) КТ яшьләр комитеты рәисе Регина Шишкина: - Иҗади бәйгеләрдә катнашу – җыр-бию, сәнгатьле уку гына түгел, ул корпоратив культураны ныгытырга ярдәм итә. Без тату гаилә кебек. KАМА TYRES үзешчәннәре фестивальнең 13 һәм14 ноябрьдә Казанда узачак финалында катнашачак. ✨Фестиваль 2013 елдан Татарстан Рәисенең ярдәме белән үткәрелә. Ул яңа буын кадрлар формалаштыруга, эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, хезмәт кешесенең абруен күтәрүгә һәм яшь хезмәткәрләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлтелгән. 🌟 КАМА TYRES үзешчәннәренең мәдәният күгендә йолдызлар якты янсын, иҗатта уңышлары мул булсын! #КАМАTYRES #БезнеңЗаман #ЭшләүчеЯшьләр